31 майда Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көнендә Үзәк балалар китапханәсе һәм Үзәк китапханә тәмәке тартуга каршы көрәшкә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән "Тәмәкене конфетка алыштырабыз. Тәмәкесез тормыш өчен» дип аталган акция уздырдылар. Акциядә катнашучылар үз алдына максат куйды - бер кәнфиттән бер тәмәкне тартуга караганда күбрәк канәгатьлек алырга мөмкинлеген исбат итү.
Акция бик күңелле һәм җанлы үтте. "Гаилә" паркында урнашкач, китапханәчеләр тәмәкене кәнфитләргә махсус курста алыштырырга тәкъдим иттеләр: 1 кәнфиткә — 1 сигарет. Халыкның реакциясе төрле иде: кемдер елмаеп кына үзенең тәмәкесен тәм-томнарга алыштырды, ә кайберләре үз сәламәтлекләре турында кайгыртуны җитди кабул итәргә теләмәде. Барлык тәмәке тартучыларны бер көнгә генә булса да тәмәкедән баш тартырга һәм тәмәке тартуның сәламәтлеккә ни дәрәҗәдә зыян салуы турында уйланырга өндәделәр. Тәмәке муляжына аларның тәмәке тартуга мөнәсәбәтен билгели торган стикерлар ябыштырырга мөмкинлек бирелде: «Җиңел сулыйм, иркен сулыйм», «Без тәмәке тартуга каршы», «Тәмәке тарту модада түгел инде», «Яшәргә теләсәң – тәмәкеңне ташла», «Тәмәке тарту - сәламәтлеккә дошман», «Тәмәке тарту – сәламәтлеккә зыян салу», «Тәмәкеңне ташла һәм китапханәгә бар» һәм башкалар.
Акциядә катнашучыларга тәмәке тартуның зыяны, тәмәке тартудан баш тарту алымнары, сәламәт яшәү рәвеше турында китаплар тәкъдим ителде. Шулай ук һәркем тәмәке тартуның зыяны турында белешмәлек алды. Әгәр бер тәмәке тартучы булса да акция үткәргәннән соң бу начар гадәтнең зыяны турында уйланган һәм аны ташларга омтылган икән, яки яшүсмер тәмәке тартуның алай ук модада булмавын аңлаган икән — димәк, китапханә хезмәткәрләренең тырышлыгы бушка китмәгән дигән сүз.
Без яныбызда беразга гына тоткарланып, сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмат алган бистә халкына, укучыларга рәхмәт белдерәбез.
Сәламәт яшәү рәвешен сайлаучы аңлы затлар безнең бистәдә күбрәк булыр дип өметләнәбез. Алыштырылган сигаретлар юк ителде.