Ютазы районы мөселманнары - Ураза бәйрәмендә

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Меңләгән район халкы Гает намазына басты.

Урыссу бистәсенең үзәк мәчетенә җыелган халыкны район башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде. Кыскача район тормышы турында сөйләп узган җитәкче, дөньякүләм проблемаларга да тукталды. Шуларның берсе – татар телен өйрәнү, аны хөрмәт итү.

Бәйрәм вәгазе сөйләнде, аннан соң мөслим һәм мөслимәләр саф-саф тезелеп, намазга басты. Ил-көнебезгә тынычлык һәм бәрәкәтле тормыш теләп, дога кылынды. Дини бәйрәмне дәвам итеп, пылау өлгерде, ир-атлар - мәчеттә, хатын-кызлар мәдрәсәдә корылган табын артыннан урын алды. Балалар өчен исә аерым бәйрәм оештырылды. Ир-балалар Көрьән сүрәләре һәм азан әйтү бәйгесендә катнашса, кыз балалар мөселманча итеп яулык бәйләргә өйрәнде. Балаларның тырыш хезмәте татлы күчтәнәчләр һәм бүләкләр белән бәяләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International