“Без – кечкенә балалар”

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

1 июнь көнне Подгорный бистәсе мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, Балаларны яклау көне уңаеннан «Без - кечкенә балалар» дип исемләнгән бәйрәм тамашасы үткәрде.

Клуб фойесында кунакларны "Җиләкле җәй» дип аталган китап күргәзмәсе көтә иде.

Барлык кунакларны да яңа кайткан балалар әдәбияты белән таныштырдык, китапларыбызның каникуллары юк дип белдердек һәм кечкенә укучыларыбызны үзебездә кунакта күрүебезгә һәрвакыт шат булуыбызны җиткердек. Утыз елдан артык эшләгән клуб һәм китапханә ветераннары Сәрия Соловьева һәм Роза Хикмәтова мактаулы кунаклар булдылар. Безнең чараны Веселушка клоуны дәвам итте. Ул барлык балаларны Балачак иленә тылсымлы сәяхәткә чакырды. Балаларны «Сюрприз», «Интеллектуаль», «Уен», «Дискотека», «Шоколад» станцияләре көтеп торды. Барлык катнашучылар да Әхмәтвәлиева Әлфирә, Галиева Гүзәл, Мөхәммәтгалиева Татьяна кебек иганәчеләребез ярдәме аркасында татлы призлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International