“Трактор – Тагылма” прфилактик операциясе

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

2019 елның 3 июненнән 28 июненә кадәр Ютазы муниципаль районында, бөтен республикада кебек үк, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге Идарәсе тарафыннан оештырылган «Трактор-Тагылма» профилактик операциясе узачак. Күчмә рейдлар барышында Дәүләт техник күзәтчелек инспекторлары тракторларны һәм аларга тагылмаларны, юл-төзелеш техникасын, аларны эксплуатацияләү вакытында авыл хуҗалыгы үзйөрешле машиналарын тикшерәчәк. Аерым игътибар техник карау узу турында гамәлдәге таныклыкка, рөхсәт итүче категорияләргә ия тракторчы-машинист таныклыгына, техникага теркәү документларына, дәүләт теркәү билгеләре булуга һәм аларның дөрес куелуына һәм үзйөрешле машиналарның куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләренә туры килүенә биреләчәк. Чара ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ юл-патруль хезмәте территориаль бүлекчәләре белән берлектә уздырыла. Эксплуатация кагыйдәләрен бозу очракларын ачыкланганда, үзйөрешле машиналар хуҗалары Россия Федерациясе закончалыгы нигезендә административ җаваплылыкка тартылачак. Механизаторга тагын бер тапкыр азык әзерләү һәм урып-җыю кампаниясе вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү таләпләрен тайпылышсыз үтәргә кирәк булуы турында искәртәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International