6 июнь көнне "Пушкинны бергәләп укыйбыз” Халыкара акциясе кысаларында Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре китапханәнең иң кечкенә укучылары өчен «Что за прелесть эти сказки" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү чарасы үткәрделәр.
Китапханәченең кереш әңгәмәсеннән укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗат юлы турында белделәр, аның биографиясенең кызыклы фактлары белән таныштылар. Китап күргәзмәсе янында балалар зур кызыксыну белән төсле рәсемнәр белән бизәлгән Пушкин әсәрләрен, аның иҗаты һәм тормыш юлы турында әдәбият карадылар.
Шулай ук балалар " Балыкчы һәм балык турында әкият» әкиятен зур кызыксыну белән тыңладылар, соңыннан бергәләп әдәби викторинада катнаштылар. Чара бөек шагыйрь А. С. Пушкин һәйкәле урнашкан паркка гомуми сәяхәт белән тәмамланды.