"Гаилә" паркында Балаларны яклау көненә багышланган чара узды

2019 елның 7 июне, җомга

Җәйнең беренче көне мәктәп укучылары йөзләрендә елмаю уятты - чөнки өч ай буена дәвам итәчәк иң озын каникуллар башлана бит. 1 июнь көне моның белән генә аерылып тормый. Бу көнне күп кенә илләр Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтә.

Бүген Урыссуда зур бәйрәм - Балаларны яклау көне!

Ә күркәм традиция буенча бу җәһәттән безнең районда да концертлар, театральләштерелгән тамашалар, конкурс-күңел ачу уеннары үткәрелә. Балалар өчен спорт ярышлары һәм уеннар уздырыла. Көлү һәм куанычларның иге-чиге булмады, балалар әйлән-бәйлән уйнады, бию конкурсларында бик теләп катнашты, табышмакларга җаваплар тапты. Гаилә паркында балалар квест командалары белән көч сынашты.

Барлык балалар да бик күп уңай эмоцияләр алды. Ә нәниләр көлгәндә һәм күңел ачканда – зурлар бәхетле!

Әлеге бәйрәмне оештыручылар балаларга да, аларның әти-әниләренә дә бик күп уңай эмоцияләр һәм күтәренке кәеф бүләк итте!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International