Тукайлылар һәрвакыт авангардта

2012 елның 6 августы, дүшәмбе
Тукайлылар быел урып-җыюга оптималь срокларда һәм зур оешканлык белән керештеләр. Башкача булуы да мөмкин түгел. Чөнки хуҗалык белән күп еллар дәвамында аның алыштыргысыз лидеры, грамоталы һәм тынгысыз җир кешесе Әсгать Абдуллин тора. Һәм көчләрне ул вәзгыятьтән чыгып билгели.

Аларның эшчеләре дә сайлап алынган диярсең – берсенең дә күп сүз куертыртырга вакытлары юк. Икмәк көтеп тормый. Шуңа күрә безнең комбайннар “дислокациясе” урынын эзләвебез дә “сугышып разведка ясау”га тиң булды. Шулай да без 94 гектарны биләгән суперэлита арыш участогын таба алдык, анда универсаль МасDon ургычы штурвалы артында Марсель Йосыпов арыш чаба иде. Аның быелгы уракта төп бурычы – бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны уру. Бу эшне ул бик яхшы башкара. Марсель сүзләре буенча, ул чит ил машинасы штурвалы артында бишенче сезонын эшли, әлеге техника аны бер генә тапкыр да кыен хәлдә калдырганы булмаган. Ни өчен аларга киреләнергә ди әле? Механизаторларның алтын куллары техниканы чираттагы урып-җыю кампаниясенә сыйфатлы әзерләргән. Әгәр дә көйсезлек килеп туса, басуга эретеп ябыштыручы Сергей Катермин белән “кичектергесез эретеп ябыштыру ярдәме” килә. Машиналарга ягулык белән дә шунда ук “заправка” ясала. Бензин ташу машинасы руле артында быел Рәсим Таҗиев, башка вакытта ул сөт ташу машинасын йөртә.

Тукайлылар бер генә минутка да кыр конвейеры эшен туктатмыйлар. Йосыпов участокны чапкан вакытта, шул ук МасDon бер көн элек салган теземнәрне шунда ук, вакытны сузмас өчен, берьюлы дүрт комбайн суктыра. Кыр кораблары хуҗалыкның алтын башаклы басуларында көйле эшли иде. Дүрт комбайнчы - хуҗалыкта гына түгел, районда да танылган безнең илдә чыгарылган Дон комбайны белән идарә итүче Сәетмәгърүф Галиев, Акрос комбайнын йөртүче, хезмәт сөючәнлектә бер дә калышмаучы Айдар Бадыйков, Енисейда – Айрат Зәйдуллин һәм New Holland чит ил ашлык уру машинасында яшь һәм перспективалы Рәмис Хәйдәров. Комбайннар, бер генә минутны да югалтмыйча, бункерлардан басу һәм ындыр табагы арасында туктаусыз йөреп торучы КамАЗ кузовларына ашлык бушаталар. Әйе, кыр конвейеры турыдан-туры автомашиналар йөртүчеләрнең җитезлегенә бәйле. Алар – Рәнис Таҗиев, Илдар Садыйков һәм Рамил Әхмәтҗанов. Басуда караңгы төшкәнчегә кадәр эшлиләр. Менә бүген дә комбайнчылар алларына куелган бурычларын үтәп чыктылар. Иртәгәсе көндә йөз гектарда өлгергән солыны суктыруга керешергә кирәк булачак.

Нәкъ менә әлеге тантаналы минутта җирбагарлар янына район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев күңелле миссия белән килде: ул иң алдынгыларга премия тапшырачак. Конвертлар тапшырганда, ул иңнәрендә авыр, әмма мактаулы хезмәт яткан игенчеләргә рәхмәт белдерде. “Мин сезгә ышанам, - дип ассызыклады Нуриев, җирбагарларның эш кытыршылаган кулларын кысып, урып-җыюны уңышлы тәмамлау өмете сезнең кебек гади кешеләр иңенә ята”. Шуны исегезгә төшерәбез, быел шәхсән Рөстәм Мидхәт улы тарафыннан премия билгеләнгән иде.

Ахырда шуны әйтеп узабыз: тукайлылар җыйган мәйданнар проценты районда иң югарысы. Биредә 1219 гектар биләгән бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның яртысыннан артыгы җыелган, шулардан уҗым культуралары – 218, сабан культуралары 1001 гектар тәшкил итә. Ашлыкның тулаем уңышы – 1600 тоннадан артык, бөртекле-кузаклы культуралар – 27,90 центнер.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International