Иртәнге 9сәгатьтән мәйданда Сабан туе әләме күтәрелде, матур итеп бизәлгән транспарантлар бәйрәмгә чакырды. Сувенирлар, тәм-том һәм шашлык сатылды. Бәйрәмне авылның аксакалы Ислам хәзрәт ачып җибәрде. Рәсми өлеш Сабан туеның хөрмәтле кунагы Г.М. Гыйлаҗева чыгышыннан башланды.
Аннан соң сүзне Кәрәкәшле авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Г. М. Хәмидуллина алды, ул Сабан туенда катнашучыларны бәйрәм белән котлады. Аннан соң "Кәрәкәшле" ҖЧҖ директоры Зарипов А. И. алдынгыларны, кыр батырларын бүләкләде һәм язгы кыр эшләренә йомгак ясады. Бәйрәмдә Кәрәкәшле мәдәният йорты солистлары Мөдәмил Шәкүров, Амалия Хафизова, Венера Габидина, Динә Ямалиева, «Тамчылар» вокаль ансамбле, җитәкчесе Сөмбел Әгъзәмова булган “Идел” бию коллективының урта һәм өлкән төркеме катнашты. Бәйрәмне шулай ук Түбән Кама кунаклары Ләйсән һәм Фәнис Мәрдәновлар, Әлмәттән - Гөлгенә Шәмсетдинова, Р. Гарифуллин һәм башкалар үзләренең җырлары белән бизәде. Параллель рәвештә мәйданда төрле конкурслар һәм ярышлар үткәрелде: милли көрәш, капчык сугышы, аркан тартышу, баганага менү һәм башкалар. Сабан туе программасы бүләкләүләр һәм гомуми татарча бию белән тәмамланды.