Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Министр балалар ялы белән танышты
2012 елның 7 августы, сишәмбе
Айрат Миңнемулла улы Ютазы мәктәбенә барды, мәктәп яны лагере эше белән танышты. Биредә 8 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр ун бала ял итәләр. Без килгән вакытта алар биек агачлар күләгәсе астында спорт ярышлары белән мәшгуль иделәр. Министрның: Балалар, хәлләрегез ничек?” – дигән соравына, алар: “Рәхәт!” – дип җавап кайтардылар. Бу, әлбәттә инде “яхшы” дигәнне аңлата иде. Сибагатуллин ремонт эшләре барган авыл мәдәният йортында булды, эшләр фронты белән кызыксынды һәм игътибарны тамаша залындагы кәнәфиләрне алыштыруның максатка ярашлы булуына юнәлтте.
Мәдәният министрының район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев белән әңгәмәсе конструктив юнәлештә үтте. Рөстәм Мидхәт улы районның Ютазы авылының тиздән узачак 100 еллык юбилеен бәйрәм итүгә әзерләнүен ассызыклады. Әлеге вакыйга кысаларында башкарылган һәм башкарылачак эшләр белән таныштырды, кыскача район тормыш эшчәнлеге турында сөйләп узды. Бу көнне Сибагатуллин шулай ук Бәйрәкә авылындагы мәктәптә булды, авыл укучыларының җәйге ялы белән кызыксынды. Аның җанлы кызыксынуын 1812 елда төзелгән мәдрәсәнең сакланып калган таш биналары тудырды, аларның берсендә бүген мәктәп музее урнашкан. Министр шулай ук София Гобәйдуллинаның бабалары җирләнгән тарихи урында булды, Екатерина II чорындагы күперне күрде. Сибагатуллинның алдагы юлы “Дубравушка” балалар сәламәтләндерү лагерена юнәлде. Яшьләр эшләре, спортһәм туризм бүлеге начальнигы Ф. Нәбиуллиннан барлык кызыксынган сорауларына җавап алып, Сибагатуллин лагерь янындагы чишмә суын татып карады һәм тәмле су булуын сокланып җиткерде.
Үзенең визиты тәмамлануга Айрат Миңнемулла улы Иске Каразиректә төзелүче Мәдәният йортын карады, подряд төзелеш оешмасы җитәкчесе белән әңгәмә корды, эшләр барышы һәм объектны файдалануга тапшыру вакыты белән кызыксынды. Бүгенге көндә биредә стеналар штукатурлана, әлеге эш тәмамлангач, подрядчылар электр үткәрүгә керешүне планлаштыралар, атна ахырында төзелеш материаллары кайтарылгач, түбә ябу эшләре башланырга тиеш.
Министрны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлдания Белалова һәм мәдәният бүлеге начальнигы Зилә Шәрипова озатып йөрде.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы. Рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган кешеләргә түләүне бала карау буенча ял белән бер үк вакытта рәсмиләштерәләр. Ә менә эшләмәүче гражданнарга социаль фондка үзләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эшләмичә бала тәрбияләүче гражданнар өчен пособие күләме аена 10 669,64 сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз