Ютазы районы башлыгы Рөстәм Нуриевның Россия көне белән котлавы

2019 елның 11 июне, сишәмбе

Хөрмәтле Ютазы районы халкы! Сезне чын күңелдән дәүләт бәйрәме – Россия көне белән котлыйм!

Россиянең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгән көн милли бердәмлек, илебезнең азатлыгын һәм бәйсезлеген символлаштыра. Бу көн Россиянең бүгенгесе һәм киләчәге, икътисадый иминлеге, социаль тотрыклылык өчен безнең уртак җаваплылык турында искә төшерә. Без Ватаныбызның күп гасырлык тарихы, бай рухи һәм мәдәни мирасы белән горурланабыз. Россия, Татарстан Республикасы һәм Ютазы районы иминлеге өчен намуслы хезмәт куйган якташлары белән горурланабыз.

Кадерле ютазылылар! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, тотрыклылык һәм чәчәк атуыгызны, данлы тарихыбызга һәм бүгенге бөек илебез көненә хөрмәт телим!

                                                                                              Рөстәм НУРИЕВ, район башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International