Район мәдәният йортында медицина хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара булды.
Йокысыз төннәр, кеше тормышы, көндәлек батырлык - аларның алыштыргысыз һөнәрләренең берсе. Традиция буенча, июньнең өченче якшәмбесендә безнең сәламәтлегебез сагында торучыларның, ак халатлыкешеләрнең казанышларын билгеләп үтү гадәткә керде.
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезнең һөнәр-ул игелеклелек, кайгыртуны һәм яктылыкны алып баручы көндәлек хезмәт. Сезгә медицинада зур нәтиҗәләргә, уңышка ирешүегезне, яхшы мөгамәләле пациентлар булуын, күтәренке күңел һәм оптимизм телибез.