Бәйрәкәтамак авылы халкы һәм күпсанлы кунаклар Бәйрәкәтамак авылының 100 еллык юбилеен билгеләп үтә.
Бәйрәм иртәсенә җыелган халыкны район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Әһлиева котлады. Күп санлы иганәчеләр, авылның озак яшәүчеләре, күптән түгел туган сабыйлар, шушы көннәрдә түгәрәк даталарны билгеләп үтүче авыл кешеләре тарафыннан оештырылган бәйрәмдә истәлекле бүләкләр алдылар. Район мәдәният йорты артистлары һәм иҗат коллективлары матур концерт программасы белән сөендерделәр, аларга авыл үзешчәннәре дә кушылды. Бу вакытта мәйданда спорт уеннары һәм ярышлар башланды. Йөгерергә чыккан җитез балаларны өлкәннәр алыштырды. Көрәшчеләр келәмгә чыкты. Кояш, җыр һәм бию - болар барысы да күтәренке кәеф бүләк итте.