Фермага Экскурсия

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Бүген мәктәп яны лагерында тәрбияләнүчеләр өчен Вафауллин А. А. КФХ фермасына экскурсия оештырдылар.

Экскурсиянең максаты балаларны терлекчелек фермасында хайваннар тормышы белән таныштыру, фермада эшләүче кешеләрнең һөнәрләре турында сөйләү иде.  Экскурсия дәвамында балалар терлекләрне ничек карауларын, күзәттеләр. Сыер саву залында булдылар һәм сыерларның махсус мәйданчыкка керүен белгәннәр, анда автоматлаштырылган җиһазлар белән сыерларның өемен эшкәртәләр, аннан сыер саву аппараты кигертәләр. Сөт торбалар буенча махсус цистерналарга җибәрелә, анда аны сөт заводына, эшкәртү өчен күчерәләр.  Балалар әлеге производствоны күрү, авыл хуҗалыгы хезмәте кешеләренең һөнәрләре белән танышу мөмкинлеге булуга бик шат булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International