Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Россия һәм Кыргызстанның яшьләр лидерлары форумына теркәлү ачылу турында хәбәр итә. Катнашырга 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге авыл яшьләре чакырыла.
Чара 25 июльдән 30 июльгә кадәр Бишкек һәм Чолпон-Ата шәһәрләрендә узачак.
Форум программасы дискуссия мәйданчыкларын үз эченә ала, алар барышында Россия һәм Кыргызстан яшьләре вәкилләре ике яклы мөнәсәбәтләрнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышалар һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен нигез салачаклар. Моннан тыш, форум кысаларында, делегатлар Бишкек һәм Чолпон-Ата шәһәрләренең мәдәни һәм тарихи истәлекле урыннарында булачак.
Секцияләр тематикасы:
- яшьләр эшкуарлыгы: иң яхшы практика һәм хезмәттәшлек юнәлешләре;
- авыл яшьләренең киләчәге: проблемалар һәм перспективалар;
- яшьләр арасында популяр туризм формаларын үстерүгә булышлык күрсәтү;
- иреклелек халыкара хезмәттәшлекне җайга салуның нәтиҗәле ысулы буларак.
Кыргыз ягы Кыргыз Республикасы территориясе буенча туклану, яшәү, шулай ук эчке трансфер тәэмин итә. Бишкек шәһәренә кадәр бару һәм кайту өчен анда катнашучылар мөстәкыйль рәвештә түли.
Эш теле – рус теле. Гаризалар 2019 елның 5 июленә кадәр кабул ителә. Теркәлү түбәндәге сылтама буенча:https://myrosmol.ru/event/30244