Урыссу бистәсендә яшәүчеләргә вәгъдә ителгән Аксакүл су алу җайланмасында эчәргә яраклы суны чистарту корылмалары, ниһаять, файдалануга тапшырылды.

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

Су хәзер йомшаграк

Кирәкле корылмалар төзелешенә, суны чистарту механизмнарын урнаштыруга һәм башка оешмаларга берничә миллион сум акча тотылган. Әмма «Ютазы таңы» газетасына билгеле булганча, объектта эшләр дәвам итә. Бүгенге көндә су чистарту корылмалары ничек эшләве турында, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Равил Шәрипов һәм «Водоканал» җәмгыяте директоры Гаяз Шәфигуллин сөйли.

Равил Шәрипов: чыннан да, җәй башында Аксакүл су алу җайланмасында чистарту корылмалары файдалануга тапшырылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Урыссу бистәсендә яшәүчеләрне сыйфатлы су белән тәэмин итү өчен зур күләмле чаралар күрелде һәм шактый акча тотылды. Заманча су чистарту җайланмалары-фильтрлар һәм башка механизмнар урнаштырылган.

«ЮТ»:димәк  проблемалар ахыргача хәл ителмәгән әле?

Гаяз Шәфигуллин: бүген Аксакүл су алу җайланмасында эчәргә яраклы суны чистарту буенча барлык кирәкле механизмнар эшли. Куәтле насослар суны магистральгә җир астыннан куа, аннан су 50 кубометр сыйдырышлы резервуарга җыела. Бөтен проблема шунда ки, фильтрлар суны тулысынча чистартыртып бетерә алмый, һәм бу бездән өстәмә чистарту комплектацияләү механизмнарын таләп итә. Бу эшне ахыргача башкару өчен барлык кирәкле комплектлау җиһазлары сатып алынган һәм аларны урнаштыру эшенә якын арада керешәчәкбез.

Т»: бу эшләр су өчен тарифларда чагылыш табачакмы?

Гаяз Шәфигуллин: бәлки. Әмма район җитәкчелеге дә, «Водоканал» предприятиесе дә торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләрне билгеләми. Бу мәсьәләне Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитеты гына хәл итә. Суны чистарту-бик кыйммәтле процедура, шуны  танырга кирәк.

Т»: су анализын алуеш  үткәреләме?

Гаяз Шәфигуллин: ул көн саен диярлек үткәрелә. Бездән тыш, аны кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе белгечләре дә даими нигездә һәм теләсә кайсы объекттан алалар. Әйтик, соңгы тапкыр алар кран астыннан Урыссу руда булмаган материаллар чыгару предприятиесе конторасында су пробасын алган. Анализ күрсәткәнчә, суның катылыгы күрсәткече 6,4 тәшкил итә. Элегрәк ул норма-7 булганда 12-15 кә кадәр җиткән вакытлары да бар иде. Форсаттан файдаланып, республикада мондый су чистарту корылмаларын бармак белән генә санарлык, һәм шуларның берсе-безнең районда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International