Бүген "бәйге конкурс-уен программасы узды.
Балаларга кунакка песи Леопольд һәм аның дусты Тычкан килде. Балалар белән бергә алар Мультфильмнар иленә мавыктыргыч сәяхәт кылдылар. Музыкаль бәйгеләрдә катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, каршылыклар аша уздылар, әкият геройлары өчен дуслар таптылар. Ә программа ахырында барысы да бергәләп биеделәр.