Кагыйдәләрне үтәсәң, дөрес эш йөртәсең

2019 елның 21 июне, җомга

Кәрәкәшле авыл мәдәният йортында мәктәп яны лагере балалары өчен «Кагыйдәләрне үтәсәң, дөрес эш йөртәсең»исеме астында уен программасы үткәрелде. Балаларны ике командага бүлделәр: «Светофор»  һәм«юл билгеләре». Шуннан соң командалар "Уенда-юл йөрү кагыйдәләре буенча викторинада" көч сынашты. Уен тигез исәпкә тәмамланды. Барлык балалар да юл йөрү кагыйдәләре турында яхшы белемнәрен күрсәттеләр. Чара ахырында «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен сакла»дигән мультфильм карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International