Россия тарихында матәм көне

2019 елның 22 июне, шимбә

22 июнь – Бөек Ватан сугышы башланган көн. 26 миллионнан артык кеше һәлак булган – безнең ил үз иреге өчен әнә шулай түли.

21 июнь көнне мемориаль комплекста урыссулылар Бөек Ватан сугышы башлануга 78 ел тулуга багышланган «Хәтер шәмен кабыз» Бөтенроссия акциясе белән сугыш батырларын һәм корбаннарын искә алдылар. Барлык катнашучылар өчен «Маски» театр студиясе «Зур сугышның кечкенә геройлары» дигән театральләштерелгән тамаша белән чыгыш ясады. Аннан соң урыссулылар үз гомерләрен фашизмга каршы көрәш һәм ватан азатлыгы өчен биргән совет геройларын бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International