Район пенсионерлары Какылы Күл авылында кунакта

2019 елның 22 июне, шимбә

Район һәм беренчел ветераннар советы җитәкчеләре, актив җәмәгатьчеләр Какылы Күл авылы тарихы һәм табигате буенча экскурсия ясадылар.

«Социаль туризм» акциясе кысаларында өлкән буын актив озынлыкка йөз тота. Какылы Күл авылында җыелган пенсионерларны район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Урыссу авыл җирлеге башлыгы Фәния Әминова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Джанна Волкова, авыл клубы хезмәткәре Фәйрүзә Мортазина сәламләде. Җирле активист Розалия Абдрахманова авыл тарихы турында сөйләде. Пенсионерлар күптән түгел республика программалары буенча төзелгән клуб һәм фельдшер-акушерлык пунктының эшчәнлеге белән таныштылар. Авыл халкының үз көчләре белән социаль-мәдәни объектлар территорияләрен төзекләндерүе, су чыганакларын чистартуы, аларны ял итү зонасына әверелдерүе соклану уятты. Соңыннан Каклы Күл авылы, аның табигый байлыгы, халыкның хезмәт сөючәнлеге турында үзешчәннәр башкаруында җырлар яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International