«Урман гүзәлен саклыйк - 2019» («Чыршы – 2019» Бөтенроссия табигатьне саклау акциясе кысаларында).

2019 елның 22 июне, шимбә

"Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге «ДББУ җәмгыятьнең игътибарын әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә җәлеп итү, экологик культура формалаштыру һәм үстерү максатыннан «Азнакай шәһәренең балалар иҗаты үзәге» муниципаль автономияле оешмасы белән берлектә яшь табигать сакчылары республика бәйгесе үткәрде.

Бәйгегә 30 муниципаль районнан һәм 2 шәһәрдән 192 эш керде.

«Экологик буклет» номинациясендә Ютазы урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Садыйков Марат 1 урынны яулады! (җитәкчесе Гәрәева Г. Э.)

Җиңүегез белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International