Инвалидлар өчен Кече сабантуй

2012 елның 14 августы, сишәмбе
Әлеге бәйрәмгә районның барлык авылларыннан һәм бистәдән инвалидлар җыйналган иде. Һәрбер килгән кешене чәй өстәле көтеп торады. Инвалид булуларына да карамастан, чара сәбәпчеләре төрле уеннарда, ярышларда актив катнаштылар, сәхнәгә менеп үзләре яраткан җырларны җырладылар, биеделәр. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев барлык инвалидларны сәламләп, аларга  сәламәтлек теләде, һәрвакыт шулай актив булганнары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. “Район җитәкчелеге инвалидларның тормышын, көнкүрешләрен яхшыртыр өчен тырыша. Бүген үзәк хастаханә янында, кибетләрдә, банкларда, яңа салына торган йортларга керү уңайлы булсын өчен пандуслар урнаштырыла”, - дип искәртеп узды Нуриев. Ул Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте Татарстан региональ бүлегенең Ютазы районы иҗтимагый оешмасы эшчәнлегендә актив катнашканнары өчен  Әсгать Фәхриевка Ютазы район советының мактау грамотасы  һәм Сәлимҗан Вәлиевка Ютазы район советының рәхмәт хатын тапшырды.
 Менә ярышларга да вакыт җитте. Һәрбер кеше үзе яраткан уенда катнашты. Кемдер шашка-шахмат уенында үзен сынап караса, кемнәрдер үзләрен ату ярышларында күрсәтте. Чүлмәк ватучылар янында да шактый гына кеше җыйналган иде. Балалар төрле эстафеталарда актив катнаштылар. Һәрбер балага туңдырма өләшенде, аларның елмаюлары йөзләренә чыккан иде.
Бу бәйрәмне оештыручыларга һәм уздырырга ярдәм итүчеләргә инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Н.В. Кукушкина рәхмәт сүзләре җиткерде. Кече сабантуйның төп спонсоры булып Р. Нуриев җитәкчелегендәге “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе тора. Шулай ук “Нур-луч”, “Магнит”, “Смак”, “Тәмле”, “Экология”, “Юлдаш”, “Зайди-ка”, “Мир”, “Глория”, “Акчарлак” кибетләренә бүләкләр алуда күрсәткән ярдәмнәре өчен һәм мәктәп ашханә блогына зур рәхмәтләрен әйтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International