2019 елның 24 июнендә Азнакай-Ютазы-М5 автомобиль юлының 36 чакрымында Ютазы полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан “Тоннель” рейды үткәрелде. Рейдның максаты - юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларга юл куймау, эзләнүдә булган затларны ачыклау. Пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыручы автобусларга аерым игътибар бирелде. 77 автомашина тикшерелде. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 11 очрагы ачыкланды, шуларның берсенә - маршрут буенча пассажирлар йөртүне тормышка ашыручы шофер тарафыннан юл куелган, ул дәүләт теркәү билгесен укып булмаган (пычрак) транспорт чарасы белән идарә иткән. Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар, әгәр сез машина йөртүченең исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүенә яки транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән булуына шаһит булсагыз, бу мәгълүматны 2-66-02, яки 02 телефоны буенча Ютазы эчке эшләр идарәсенең дежур частена хәбәр итә аласыз.