Дәүләт урман байлыкларын җыю нибары 7,5% ка гамәлгә ашырыла, калган ресурслар юкка чыга дип исәпләгән. Шуңа күрә халыкны гөмбә, җиләк һәм башка урман байлыкларын җыюга җәлеп итү өчен Россия Федерациясе Урман кодексына берничә төзәтмә кертелгән. Тик бу процесс катгый регламентлаштырылырга, документлаштырылырга һәм аңа салым салынырга тиеш. Уйлап карыйк, халыкны, җайга салуның закончалык инструментларыннан файдаланып, урман байлыкларын җыярга “дәртләндерергә” мөмкинме? Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, закон урман бүләкләрен сату өчен җыя торган гражданнарга гына кагыла. Ягъни, өйдә үзләре өчен генә төрле кайнатмалар ясарга, гөмбә, чикләвекләрне үзләренә хәзерләүчеләргә борчылмаска да була. Сүз зур күләмдә сату максатында җыюга кагыла. Шулай итеп, РФ Урман кодексының 20.1 маддәсенә төзәтмәләргә ярашлы, барлык гөмбә, дәвалау үләннәре, чикләвек һәм җиләк җыючылар үз эшчәнлекләрен «үзмәшгульлек» буларак теркәргә һәм яшәү урыны буенча исәпкә басарга тиеш. Әгәр кеше гөмбә/җиләкне үзе сата яки физик затка сата икән, алынган табышның 3 проценты күләмендә салым түләргә тиеш. Әмма җыелган уңыш юридик затка (предприятиегә яки фирмага) эшкәртүгә тапшырылган очракта, салым салу күләме инде 6% тәшкил итәчәк. Сүз уңаенда, яңа законда билгеләп үтелгән урман байлыклары исемлегенә ашамлыклар гына түгел, ә агач ресурслары: мүк, үзагач, чыбык-чабык, агач кайрысы, урман ылыс “җәймәсе”, каен тузы, камыш, камыш сабагы һәм хәтта каен суы да керә.