2019 елның 22 июнендә Көрәшбүләк авылында Көрәшбүләк авылының 100 еллыгына багышланган Кече авыллар көне узды.

2019 елның 25 июне, сишәмбе

Бәйрәмне ачу тантанасы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Джанна Волкованы һәм Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Әгълиеваның котлавыннан башланды.

Авыл халкы һәм кунаклар өчен район мәдәният йорты артистлары һәм Көрәшбүләк авылы үзешчәннәре концерты оештырылды. Спорт ярышлары һәм уеннары узды: татар милли көрәше, гер күтәрү, кул көрәше, дистанциядә йөгерү, капчык киеп йөгерү, аркан тарту, "йомырка белән йөгерү", "чүлмәк вату", "көянтә белән йөгерү". Сәүдә нокталары эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International