Район башлыгы Рөстәм Нуриевның Урыссу бистәсенең урамнары һәм күпфатирлы йортлары буенча өлкәннәр белән очрашуы
Чара, гадәттәгечә, узган очрашуларда халык күтәргән мәсьәләләрнең үтәлеше белән танышудан башланды. Сүз уңаеннан, очрашу урыны итеп Горький урамы очраклы гына сайланмаган. Узган ел активистлар бу урамда тротуар төзү мәсьәләсен күтәргән иделәр. Быел урыссулылар түләгән үзара салым акчаларының бер өлеше әлеге урамда ике яклы тротуар салуга тотылды. Бүгенге очрашуда урыссулылар киләсе елда җыелган үзара салым акчасына иске агачларны кисү өчен кран сатып алырга тәкъдим иттеләр. Чөнки йорт яны территорияләрендә агачлар әле кала бирә. Урыссулылар, шулай ук, парк һәм скверлардагы тәртипсезлекләргә, Урыссудагы 2 санлы мәктәп территориясендә ярым җимерелгән кирпеч биналарының алар тирәсендә еш уйнаучы балалар өчен куркыныч тудыруына зарланды. Шулай ук, биш катлы йортларның фасадларын җылыту, кайбер урамнарны асфальтлау, яктырту баганалары урнаштыру һәм башка мәсьәләләр дә күтәрелде.
Рөстәм Мидхәт улы, юлларны төзекләндерүгә тукталып, бүгенге көннән юллардагы чокырларны ямау эшләре безнең районның асфальт заводында җитештерелә торган материал белән алып барылуын горурлык белән билгеләп үтте. Ул билгеләп үткәнчә, урам һәм йортлар буенча җаваплы кешеләр белән очрашу, булган проблемаларны нәкъ менә аларның авызыннан ишетү бик ошый һәм бер генә мәсьәлә дә игътибарсыз калмаячак дип вәгъдә итте.