Аз керемле гаиләләр балаларына ай саен 10 мең сум күләмендә пособие ала башлаячак

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

Бер кешегә керем ике минималь яшәү минимумына кадәр тәшкил иткән гаиләләр мохтаҗлар дип саналачак. Аз керемле гаиләләр балаларына 10 мең сум күләмендә айлык пособие ала башлаячак, дип хәбәр итә RT, Премьер-министр Дмитрий Медведевка сылтама белән. “Бер яшь ярымнан өч яшькә кадәр балалары булган аз керемле гаиләләргә ярдәм итүне арттыру турында карар кабул ителде ", — диде Медведев һәм ай саен бер балага 10 мең сум акча түләнәчәк, дип өстәде. Премьер шулай ук бер кешегә керем ике (элек бер ярымга кадәр иде) минималь яшәү минимумына кадәр булган гаиләләр мохтаҗ булып саналачак, дип билгеләп үтте. Закон проекты әзерләнгән инде. Моннан тыш, инвалид балаларны тәрбияләүче эшләмәүче ата-аналарга компенсация күләмен дә арттырачаклар. Медведев сүзләре буенча, чара 1 июльдән гамәлгә керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International