Республика парламентына сайлаулар 2019 елның 8 сентябрендә узачак. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайлаучылар өчен алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлауны әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» ачты. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. "Сайлаучылар һәм сайлау процессының башка катнашучылары 8 800 707 2019 түләүсез федераль номерга шалтырата һәм булачак сайлаулар буенча кызыксындырган мәгълүматны - үз сайлау участогының номерын белә, сайлау комиссияләренең контакт мәгълүматларын соратып ала, фактта урнашу урыны буенча тавыш бирү тәртибе турында аңлатмалар алала», - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә. "Кайнар линия» дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр – 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне – 9.00 дән 17.00 гә кадәр, ял көннәрендә 9.00 дән 13.00 гә кадәр эшли. Бәйрәм көннәрендә “Кайнар линия" ял көне режимы буенча эшләячәк. 2019 елның 7 сентябрендә тавыш бирү көне алдыннан “Кайнар линия " шалтыратуларны 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, ә 2019 елның 8 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә — 7.00 дән 21.00 сәгатькә кадәр кабул итәчәк. ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау 2019 елның 8 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә узачак. 100 мандат алмаштырылырга тиеш. Сайлаулар катнаш система буенча узачак: 50 депутат - партия исемлекләре буенча, 50 депутат бер мандатлы сайлау округлары буенча сайлана. Сайлау процессы РФда кабул ителгән стандартлар нигезендә оештырылачак: участок сайлау комиссияләренең барлык беркетмәләре QRкодны файдаланып әзерләнәчәк; иң зур сайлау участокларында сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары һәм электрон тавыш бирү комплекслары урнаштырылачак. Сайлаучылар тавышын яклауның өстәмә чарасы буларак территориаль сайлау комиссияләренең барлык биналарында видеокамералар урнаштырылачак. Тавыш бирү барышын җәмәгать күзәтүчеләре, кандидатлардан һәм сәяси партияләрдән күзәтүчеләр, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре күзәтеп торачак.