26 июнь көнне Республика наркотикларга каршы акция кысаларында гимназия мәктәп яны лагере балалары белән " Наркотиклар - киләчәксез тормыш» темасына мәгълүмати-тәрбия сәгате үткәрелде. Тимер юл микрорайоны китапханәчесе җитди проблемаларга алып баручы зарарлы гадәтләр турында әңгәмә үткәрде. Наркоманиянең авыр нәтиҗәләре турында сөйләде, наркоманнар хатларыннан өзекләр укыды. «Антинарк» журналы буенча буенча балалар хокук саклау органнарының наркотик кулланучылар белән көрәшенең фото-фрагментларын күрделәр. Соңыннан сәламәт яшәү рәвешен сайлап алу һәм үзеңнең нык “Юк” сүзен әйтә белү кирәклеге турында сөйләштеләр.