Июльдән пенсияләрне яңача түли башлаячаклар. Кем күбрәк алачак?

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

1 июльдән яңа кагыйдәләр буенча пенсияләр түләнә башлый. Пенсия яшен арттыруны исәпкә алып, беренче тапкыр. Өстәвенә, индексацияләр һәм өстәмә түләүләр дә күздә тотыла, әмма барысына да түгел. Пенсия яшен арттыру узган елда күп сөйләнелә торган темаларның берсе булды. Һәм менә инде киләсе айда яңа кагыйдәләр буенча беренче түләүләр башланачак. Өстәвенә, Россия Пенсия фонды социаль өстәмә түләүләр күләмен яңадан исәпләгән, ә Министрлар Кабинеты пенсияләргә 25 процент өстәмә түләү каралган һөнәрләр исемлеген киңәйткән. - Пенсия яше акрынлап, ун ел эчендә артачак (2019 елдан 2028 елга кадәр), — дип аңлаталар Пенсия фондында. — Яңа параметрларга җайлашыр өчен, беренче берничә елда күчеш чорында махсус ташлама каралган - пенсияне яңа пенсия яшенә караганда ярты елга иртәрәк билгеләү. Ул элекке закончалык буенча лаеклы ялга 2019 һәм 2020 елларда китәргә тиеш булган кешеләргә каралган. Бу 1964-1965 елгы хатын-кызларга һәм 1959-1960 елгы ир-атларга кагыла. - Якынча 4,4 млн пенсионер өчен пенсиягә социаль өстәмә исәпләнде, ай саен түләүләр алар өчен уртача 523 сумга артты, — дип хәбәр итте Россия Пенсия фонды матбугат хезмәте. — Ул барлык төрдәге эшчеләр, авыл хуҗалыгы өлкәсендә шәхси эшмәкәрләр, склад бүлмәләре мөдирләре, авыл хуҗалыгы техникасына һәм җитештерү җиһазларына хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерү объектларын саклау белән бәйле затлар кебек категорияләр белән киңәйтелде, — дип хәбәр иттеләр Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International