Җәй - көтеп алынган озын яллар һәм табигатьтә ял итү вакыты. Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә һәр гражданның Россия Федерациясеннән читкә ирекле чыгу хокукы гарантияләнә. Шул ук вакытта, әлеге хокук чикләнгән булырга мөмкин. «Россия Федерациясеннән чыгу һәм Россия Федерациясенә керү тәртибе турында " 15.08.1996 ел, №114-ФЗ Федераль закон нигезләмәләренә ярашлы, Россия Федерациясе гражданының аңа суд тарафыннан салынган йөкләмәләрне үтәүдән тайпылуы факты, РФ чикләреннән читкә чыгу хокукын чикләү нигезләренең берсе булып тора. Шул исәптән моңа салымнар, җыемнар, пенялар һәм штрафлар түләү буенча йөкләмәләрдән тайпылу да керә. Салым инспекциясе бюджет каршында аз гына бурычлары булган гражданнар өчен дә илдән читкә чыгу тыелуы турында искәртә. Россия Федерациясеннән читкә чыгуны тыю бурычлы шәхси эшмәкәрләргә һәм физик затларга карата салым органы карары буенча суд приставыбашкаручы тарафыннан салына.