Хөрмәтле иминият взнослары түләүчеләр!
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 17 нче районара инспекциясе, РФ СК 430 статьясы нигезендә, сезгә 2019 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча түбәндәге билгеләнгән күләмнәрдә иминият взносларын түләргә кирәклеге турында хәбәр итә: мәҗбүри пенсия иминиятләвенә - 29 354 сум (КБК 182 1 02 02140 06 1110 160)); мәҗбүри медицина иминиятенә - 6 884 сум ( КБК 182 1 02 02103 08 1013 160); Әгәр 2018 ел өчен керем 300 000 сумнан артып киткән булса, шәхси практика белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләр, адвокатлар, медиаторлар, нотариуслар, арбитраж идарәчеләр, бәяләүчеләр, патент ышанычлылары һәм Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә шәхси практика белән шөгыльләнүче башка затлар 300 000 сумнан артып киткән керем суммасыннан мәҗбүри пенсия иминиятләвенә 1,0% салым түлиләр (234 832 сумнан артырга тиеш түгел) түлиләр. 2018 ел өчен 300 000 сумнан арткан табыш суммасыннан иминият взнослары 2019 елның 1 июленнән дә соңга калынмыйча түләнергә тиеш (РФ СК 432 ст.2 п.).