Халыкара наркотик чараларны кулллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышлап

2019 елның 28 июне, җомга

26 июньдә, Халыкара наркотик чараларны куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көнендә, максаты - яшь буында наркомания, токсикомания, тәмәке тарту, эчкечелек һәм башка асоциаль күренешләргә тискәре караш, наркотиклар кулланудан баш тарту күнекмәләрен һәм сәламәт яшәү рәвеше культурасын формалаштыру булган чара узды. Ә аннан соң балалар «Күңелле себерке» конкурс-уен программасында актив катнаштылар. Себерке - хәрәкәт итү чарасы булган әкиятләрне исләренә төшерделәр, «Чисталык кланы» геройларының һәм вәкилләренең исемнәрен атадылар. "Команда очышы» эстафетасы бик күңелле узды, анда себерке такси сыйфатында кулланылды. “Эстафета-Чистофета”да катнашучылар никадәрле тырышлык белән тәртип урнаштырдылар. «Иң җитез»конкурсы һәм «Себеркене тотып кал” уены рәхәтләнеп көлүләргә сәбәпче булды. Чара ахырында барлык балалар “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсеннән татлы бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International