Тынлы уен кораллары оркестры ял кичәсе бүләк итте

2019 елның 28 июне, җомга

Соңгы көннәрдә яуган яңгырлар урыссулыларның кәефен кыра алмады – урамда уздыру планлаштырылган кичәге чаралар район мәдәният йортында үтте.

Район мәдәният йортының тынлы уен кораллары оркестры башкаруында яңгыраган классик көйләрне тыңлаучылар арасында күңелләре белән һәрвакыт яшь булган өлкән буын вәкилләре генә түгел, балалар һәм яшьләр дә шактый иде. Бу кичне “Урыссу – очрашу урыны”на да үз чараларын түбә астында уздырырга карар итте. Мәдәният йорты тәрәзәләре артында яңгыр яуса да, аның икенче ягында җылы һәм күңелле иде – стандарт булмаган ял төре яратучылар фикердәшләре белән тагын бер истәлекле кич уздырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International