Бүген район тормышында тантаналы вакыйга булды – Алабакул авылында асфальт заводы ачылды.
Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча Урыссу предприятисенең хезмәт коллективын, район советы депутатларын, җитәкчеләрне, җәмәгатьчеләрне әлеге тарихи вакыйга белән район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина тәбрик итте. Ул асфальт заводы ачуга шәхси өлешен керткән өчен юл мастеры Рөстәм Мортазинга, юл эшчесе Анатолий Павловка рәхмәт хатлары тапшырды һәм әлеге хезмәтчәннәргә заводның истәлекле флагын күтәрү хокукы бирелде.
Ниһаять, әлеге кояшлы иртәнең тагын бер дулкынландыргыч мизгеле – кунакларның көчле алкышы астында асфальт заводын ачу – градицион ал тасманы кисү хокукы район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча Урыссу предприятиесе директоры Илшат Камалдинов, Димтамак авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Илгиз Сәләмовка бирелде. Һәм беренче КамАЗ автомобиленә өр-яңа заводтан беренче асфальт төялде.