2019 елның 26 һәм 27 июнь көннәрендә Ютазы районының барлык авыл җирлекләрендә чыгарылыш кичәләре узды

2019 елның 28 июне, җомга

Мәктәпне тәмамлаулары белән яшь тантана сәбәпчеләрен авыл җирлекләре башлыклары, бүлек җитәкчеләре, мәктәп директорлары котлады. Чыгарылыш кичәсе - ул тантана гына түгел. Бу - яңа тормышка ишек ача торган ике төп ачкыч - акыл һәм йөрәк бәйрәме. Алда үзе сабаклар бирә һәм үзе имтиханнар кабул итә торган тормыш. Тик тормышта яңадан имтихан тапшыру мөмкинлеге сирәк туры килүе генә кызганыч. Мәктәпне тәмамлау - тормышыбызның иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе. Гамьсез балачак, шау-гөр килешкән тәнәфес вакытлары, хәзерләнмәгән дәресләр артта кала. Зурларча тормыш башлана. Чыгарылыш кичәсе - ул гомер буе истә кала торган бәйрәм. Бу иң матур, җылы һәм массакүләм район бәйрәмнәренең берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International