Кадерле Рөстәм Мидхәтович!

2019 елның 28 июне, җомга

Сезне чын күңелдән алтын юбилеегыз белен котлыйбыз!

Сез – хөрмәткә лаек зат, зур хәреф белән язарлык Кеше! Сезнең идарә итү тәҗрибәгез, белемегез һәм эшкә зур сәләтегез Ютазы районы үсешенә куәт һәм динамика өстәде. Йортлар һәм социаль объектлар, яңа юллар һәм парклар төзелә, сәнәгать предприятиеләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерү тармаклары үсә. Сезнең бетмәс энергиягез аркасында безнең район елдан-ел күркәмләнә бара. Сез туган җиребезнең чын патриоты. Сезгә киләчәктә дә зур җиңүләр һәм казанышлар, эшләрегездә уңышлар һәм бәхет телибез! Без сезнең белән горурланабыз! Ихтирам белән, Ютазы районы Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар әгъзалары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International