Урыссу бистәсендә гомер итүче хезмәт ветераны Мәфрүзә Шәрифҗан кызы Габдрәфыйковага бүген 90 яшь тулды.
Тумышы белә ул Кече Урыссу авылыннан. Унбер балалы гаиләдә дөньяга килгән кызчыкка тормыш җиңел бирелми. Бер-бер артлы ир туганнарын Бөек Ватан сугышына озатканын ул бүген дә зур дулкынлану кичереп искә ала. Менә шушы сынаулар, йортта калган кече туганнары өчен зур җаваплылык хисе Мәфрүзә апа иңнәренә сынмас канатлар куя да. Ир-егетләр белән беррәттән эшләп үскән кызга иярләгән атта чабуда тиңнәр булмый. Шулай да инде исеме тарих битләрендә генә калган Баланлы авылы егете аны куып җитә һәм үзенеке итә. Мәфрүзә апа тормыш иптәше белән 48 ел гомер кичерә, ир белән хатын өч кыз бала тәрбияләп үстерә. Кырык елдан артык төрле тармакларда эшләп, лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераны бүген балаларының, оныкларының кадер-хөрмәтен тоеп яши.
Тыл хезмәтчәне Мәфрүзә Шәрифҗан кызы Габдрәфыйкованы олуг юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Джанна Волкова, ветераннар оешмасы рәисе Зоя Глушкова, балалары, туганнары тәбрик итте. Озын гомерле якташыбыз, күп бала анасы РФ Президенты Владимир Путин имза салган котлау хатын да кабул итте.