Урыссу бистәсенең “Энергия” стадионында Ютазы районы халкы Яшьләр көнен бәйрәм итте

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

Башкортстанның популяр җырчысы Элвин Грей һәм аның иҗатташ дуслары, “Без комментариев”, “Барбара Бенд” бию коллективлары үз чыгышлары белән публика алдына чыкканчы, Яшьләр көне белән ютазылыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина тәбрик итте.

Май ае ахырында VII Милли чемпионатны ябу тантанасында старт алган “WorldSkils флагы эстафетасы”ның республика этабы агымдагы елның 22 августына кадәр Татартсанның 43 районы һәм ике шәһәр округы буенча узарга тиеш. Менә ул, WorldSkils флагы, Яшьләр көнендә Ютазы җиренә дә килеп җитте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина флагка Ютазы районы герб нашивкасын беркетте һәм аңа эстафетада катнашучы сертификаты тапшырылды.

Әлбәттә, бәйрәм котлаулардан башка узмады. Бу кичне районның иҗтимагый тормышында һәм спортта зур казанышларга ирешкән яшьләр һәм тренерлар тәбрикләнде. Аларны кызыл келәмгә байкерлар алып килүе генә дә бәйрәм чарасына үзгә бер төрлелек өстәде.

Стадион эчендә бәйрәмне концерт программасы дәвам итсә, икенче ягында сәүдә кайнады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International