Күчемсез милекне рәсмиләштергәндә, мәсәлән, сату-алу килешүләрен төзегәндә, граждан Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан (ЕГРН) өземтәләрдә хаталарга тап булырга мөмкин. Хәзерге вакытта ЕГРНнан өземтә - күчемсез милек турында мәгълүмат тупланган универсаль һәм иң дөрес документ. Өземтәдә хата, күңелсез вазгыять, әлбәттә, әмма аны хәл итәргә була.
Директор урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина аңлатканча, барлык хаталарны шартлы рәвештә ике зур төркемгә бүләргә мөмкин: техник һәм реестр (кадастр) хаталары.
Техник хата – ялгыш язу, ялгыш бастыру, арифметик, грамматик хата, ул мәгълүматларның хокук иясенең кулында булган фатирга яки җиргә булган мәгълүматлардан аерылуына китерә. Бу адреста, мәйданда, объектның (йорт, фатир, гаражның) яки җир участогының кадастр бәясендә төрле аермалар булырга мөмкин.
Мондый хатаны төзәтүне үтенеп, гариза язып төзәтергә була. Моның өчен, КФҮ офисларына паспорт һәм дөрес белешмәләр булган документлар белән мөрәҗәгать итү кирәк. Хатаны 3 көн эчендә төзәтәләр. ЕГРНдагы хаталарны төзәтү өчен дәүләт пошлинасын түләргә кирәкми.
Реестр хатасы булып ЕГРНдагы межалау планында, техник планда, карта-территория планында яки тикшерү актында кадастр эшләрен башкарган зат тарафыннан җибәрелгән хаталар аркасында барлыкка килгән хата яисә башка затлар һәм (яки) органнар тарафыннан мәгълүмат хезмәттәшлеге тәртибендә бирелгән документларда җибәрелгән хата санала, чөнки бу очракта документта хата ЕГРНга күчемсез милек объекты турында мәгълүматлар нигезендә кертелгән.
Законда реестр хаталарын төзәтүнең өч варианты каралган:
- межалау яки техник планны формалаштыру юлы белән;
- мәгълүмати хезмәттәшлек тәртибендә (мондый хатаны үз эченә алган һәм алар нигезендә ЕГРНга мәгълүматлар кертелгән документлар кадастр исәпкә алу органына мәгълүмати хезмәттәшлек тәртибендә кергән документлар булса);
- мондый хатаны төзәтү турында судның законлы көченә кергән карары нигезендә (аның барлыкка килү сәбәпләренә карамастан).
Реестр хатасы булган очракта, кадастр инженерына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул нәтиҗә һәм үзгәрешләр белән техник, яки межалау планы әзерләячәк. Аннан соң, кадастр инженеры әзерләгән документларны теркәп, КФҮкә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Реестрдагы хата югарыда күрсәтелгән документларны алганнан соң биш эш көне эчендә төзәтелергә тиеш.
ЕГРНнан хаталы мәгълүматлар булган өземтә алуны булдырмау максатында, запрос бирер алдыннан Росреестр сайтында мәгълүматларны тикшерергә киңәш итәбез ( rosreestr.ru ).