Балалар алып баручы белән дуслыкның нәрсә аңлатуы, чын дусның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында үз фикерләре белән уртаклаштылар.
Дуслык турында мәкальләр белән таныштылар, викторинаның кызык сорауларына җавап бирделәр, анда балалар үзләренең тапкырлыкларын күрсәттеләр. Бергәләп дусларча биеделәр. Күтәренке күңел белән “Дуслык чәчәген" җыйдылар - алар кешеләрнең сыйфатлары язылган таҗлардан чын дуска хас булган сыйфатларны сайладылар һәм аларны чәчәккә беркеттеләр.
«Киртәләр утравы», «Дуслардан паровозчыклар», «Үз командаңны тупла» эстафетасы бик күңелле узды, анда, әлбәттә, дуслык җиңде!