Ютазы районы гаиләләре Татарстан көньяк-көнчыгышының III Республика тәрбиягә бала алучы гаиләләр туристик форумында булдылар

2019 елның 5 июле, җомга

2019 елның 3 июленнән 4 июленә кадәр Бөгелмә районында, «Ивушка" ял базасында, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Татарстанның көньяк–көнчыгышы тәрбиягә бала алучы гаиләләренең III республика туристик форумы узды.

Карабаш сусаклагычының ямьле ярында урнашкан социаль объектлар белән идарә итүнең «Ивушка» ял итү базасында республикабызның көньяк-көнчыгышының Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Сарман һәм Ютазы районнарыннан тәрбиягә бала алучы гаиләләр җыелды, ә бу - 51 бала һәм 17 ата-ана . Форумның тантаналы ачылышында барлыгы 100 дән артык кеше катнашты. Бөтен гаиләләр дә туристик форумга энтузиазм һәм җиңүгә омтылыш белән әзерләнгән иде. Һәр команда үзенә исем, девиз билгеләде, спорт формасы атрибутларының төрлелеге белән аерылып торды. Ике көн дәвамында аларны төрле конкурслар («Визит карточкасы», «Туристик җыр»), ярышлар, тренинглар («Ышаныч беседкасы»), мастер-класслар көтә иде. Беренче көн ахырында өлкәннәр һәм балалар үзләренең энергияләрен югалтмады, заманча музыка ритмнары астында дискотекада биеде. Форумның икенче көне танып-белү һәм күңел ачу активлыгына юнәлтелгән иде. Ата-аналар өчен секциядә әтиләр һәм әниләр уен формасында эмоциональ “янып бетүне” профилактикалау буенча психологик күнегүләр кулланырга өйрәнделәр. Ә ата-аналар уңай психоэмоциональ халәтне формалаштырган арада, балалар вакытларын Сабан туенда үткәрделәр: капчык киеп йөгерделәр, йомыркалы кашык кабып ярыштылар, чиләкле көянтә киеп узыштылар, бәйләнгән күзләр белән чүлмәк ватарга тырыштылар, бәйләп куелган бүләкне бәйләнгән күзләр белән кисеп алдылар .

4 июльдә форумга йомгак ясалды, җиңүчеләрне бүләкләү һәм форумны тантаналы ябу булды. Һәр гаилә дипломнар һәм грамоталар, истәлекле бүләкләр кабул итеп алды.

Ютазы районыннан Избасаровлар гаиләсе “Минем Татарстаным " туган якны өйрәнүчеләр конкурсында III урын алган өчен грамота белән бүләкләнде, Ютазы районыннан Мезенцевлар гаиләсе - җиңүгә омтылыш өчен грамота белән билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International