Җылы гаилә бәйрәменә Петровлар, Гайнетдиновлар һәм Избасаровлар гаиләләре чакырылган иде.
Чара кунакларны бәйрәм тарихы белән таныштырудан башланды, программаны алып баручы Юлия Агафонова ил тарихының ерак вакыйгасы - князь Петр һәм аның хатыны Феврония мәхәббәте турында сөйләде. Бу изге затлар гаилә бәхетен, мәхәббәтне һәм тугрылыкны яклаучылар булып санала, ә аларның гаилә берлеге – христиан никахы үрнәге.
Мәгьлүмат арттыра торган бәяннән соң конкурс-күңел ачу программасына күчтеләр, аларда гаиләләргә үзләренең талантларын һәм һәр биремдә сәләтләрен күрсәтергә, тырышлык салырга туры килде. Очрашуда катнашучыларның барысына да бәйрәм кәефе хас иде. Барлык гаиләләр дә «Гаиләнең визит карточкасы», «Гаилә әлифбасы», «Үз балаңыңны тап», «Әти булдыра», «Халык зирәклеге» мәкальләр һәм әйтемнәрбәйгесе, спорт бәйгесе - «Мишеньгә тидер», «Юбилей туй көннәре», "Гаилә кичке ашы", «Музыкаль бәйге», «Туганлык элемтәләре» һ. б. кебек төрле уеннарда һәм конкурсларда актив һәм бик теләп катнаштылар.
Бәйрәм дәвамында күңелле, эчкерсез мохит хөкем сөрде. Барлык катнашучылар да актив булды. Чараның йомгаклау аккорды булып номинацияләр буенча гаиләләрне бүләкләү тантанасы торды. «Иң иҗади гаилә» номинациясендә - Гайнетдиновлар гаиләсе (Иске Урыссу авылы), «Иң музыкаль гаилә» номинациясендә Петровлар гаиләсе (Урыссу бистәсе) бүләкләнде һәм «Иң спортчыл гаилә» - Избасаровлар гаиләсе (Ютазы авылы) булды.
Барлык гаиләләргә дә “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсе тарафыннан тәкъдим ителгән дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Уңайлы, бәйрәмчә бизәлгән залда китапханә хезмәткәрләре тарафыннан шулай ук «Гаиләне китаплар зирәклеге берләштерә ала" дип аталган китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.
Чара музыкаль бүләк - алып баручы Юлия Агафонова башкаруында “Желаю Вам” җыры белән тәмамланды. Гаилә бәйрәме барлык катнашучыларга да аралашу шатлыгы һәм яхшы кәеф бүләк итте.
Күбрәк фотолар: http://yutazy.ru/photo/v-tsentralnoy-detskoy-biblioteki-proshel-prazdnik-den-semi-lyubvi-i-vernosti