Сабан туе – хезмәт туе, кыр эшләрен тәмамлауны бәйрәм итү, дуслык һәм бердәмлек тантанасы. 6 июль көнне Орск шәһәренә Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты вәкилләре, мәдәният йорты артистлары килде. Орсклылар районыбыз вәкилләрен көчле алкышлар һәм кояшлы елмаюлары белән кунакчыл каршы алдылар.
Бәйрәм бүләкләүләрдән һәм бүләкләр алмашудан башланды. Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов, Ютазы муниципаль районы башлыгы Р. М. Нуриев исеменнән барлык орсклыларны һәм кунакларны Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе С. П. Самонина, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д. Т. Волкова, Ютазы муниципаль районы мәдәният бүлеге начальнигы А. Н. Хөсәенова сәламләде.
Рәсми өлештән соң, сәхнәдә Ютазы районының иң яхшы артистлары чыгыш ясады. Алар - Халык коллективы, "Сердәш" фольклор ансамбле, Халык коллективы, "Кичке җыр” җыр һәм бию ансамбле, Халык коллективы, “Моңсар" ВИА, Николай Гребенюк. Тамашачылар күңеленә "Мириданс" Халык бию ансамбле дә хуш килде.
Шулай ук ютазылылар Орск шәһәре вәкилләрен гаҗәеп татар милли кухнясы, чатырларда урнаштырылган кулланма сәнгать күргәзмәләре белән дә сокландырдылар.
Традицион уеннардан һәм ярышлардан башка нинди Сабан туе инде ул? Ютазылылар шәһәрдә яшәүчеләрне халык уеннары белән таныштырдылар. Алар арасында "Көянтәле чиләкләр белән йөгерү", "Капчык сугышы", "Йомыркалы кашык кабып йөгерү", "Капчык киеп йөгерү", "Аркан тартышу", "Бүләкне кисеп ал" кебекләре бар иде.
Гореф-гадәтләр, йолалар сакланса, халык та югалмый, сакланмаса, халык та юкка чыга. Татар халкының гасырлардан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын, туган телебезне һәм җырларыбызны саклап, без милләт һәм халык буларак үз тамырларыбызны ныгытабыз.