«Гаилә паркы”нда “Дөнья чәчәкле болынга охшаган” дип аталган асфальтка рәсем төшерү конкурсы уздырылды

2019 елның 9 июле, сишәмбе

Төсле акбур, асфальт һәм бетмәс-төкәнмәс балалар фантазиясе... Тротуарны күркәм болынга әверелдерергә теләгән Ютазы балалары арсеналында менә шундый чаралар бар иде. Кулларына төрле төстәге акбур тоткан малайлар һәм кызлар асфальтны үз илһам җимешләре белән бизәүче рәссамнарга әверелде. Чара Гаилә , мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган иде. Рәссамнар ролендә барлык теләүчеләр чыгыш ясый алды. Нигездә, бәйге кече яшьтәге мәктәп укучыларын җәлеп итте, әмма биредә бөтенләй кечкенәләр дә бар иде. Асфальтта рәсем ясау - ул күңелле шөгыль генә түгел, бу- иҗат та, әйләнә-тирә дөньяны танып белү дә.

Балалар яраткан мультфильмнары һәм әкиятләре геройларын, табигатьне, әти-әниләрен, кояшны, күкне, акчәчәкләрне тасвирладылар. Рәсем ясау конкурсында дуслык җиңде, чөнки барлык балалар да бәйрәм уңаеннан бөтен сәләтләрен куеп тырышты. Ә бүләккә барысы да татлы призларга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International