2018 елның 25 декабрендәге «Минималь хезмәт хакы турында” Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 481-ФЗ номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясе территориясендә 2019 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләме аена 11 280 сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1 статьясы нигезендә, 2018 елның 29 декабрендә Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш белән тәэмин итүчеләр берләшмәләренең Координацион советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында килешү төзелгән иде (алга таба - Килешү). Әлеге Килешү белән 2019 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында минималь хезмәт хакы аена 12000 сум күләмендә билгеләнә дип каралды.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы «Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында " Федераль закон нигезендә билгеләнә (ягъни 2019 елның 1 гыйнварыннан аена 11 280 сум күләмендә).
Закон белән каралган күләмнән ким күләмдә хезмәт хакын билгеләүгә юл куйган эш белән тәэмин итүчеләр Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 5.27 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.
Хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан кимрәк алу мәсьәләләре буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен «Кайнар линия» телефоннары номерлары:
2-98-00 - «Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУ,
2-74-97 - Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге.
Шулай ук «соры» хезмәт базары” юнәлеше буенча “Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасында мөрәҗәгать калдырырга мөмкин.