Славян урамында яңа балалар спорт-уен мәйданчыгы төзелә. Балалар түземсезлек белән эшләрнең тәмамлануын көтәләр. Спорт комплексы төрле яшьтәге балалар өчен исәпләнгән! Инде эскәмияләр дә, күп кенә уен корылмалары да урнаштырылган.
2026 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге бала табу сертификатлары буенча хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә 74,7 млн. сум акча җибәргән. Беренче елда йөклелек, бала табу һәм балалар артыннан профилактик күзәтү чорында 6 меңнән артык хатын-кызга финанс ярдәме күрсәтелгән.