Ютазы муниципаль районында ашлык уру комбайннарына техник тикшерү уздырылды

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы бүлеге авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының ашлык уру комбайннарының әзерлеген тикшерә башлады. Беренчеләрдән булып, тикшерүчеләргә Тукай исемендәге җәмгыять һәм «Уңыш» ҖЧҖ үзләренең техникасын тәкъдим итте. Техник карау уздырганда, аерым игътибар куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләрен үтәүгә һәм түбәндәгеләргә техник тикшерү уздыруга юнәлтелде: янгын сүндерү чаралары булуга, тормозларның төзеклегенә, тышкы яктырту һәм тавыш сигнализациясе приборлары, саклагыч кожухлар, шулай ук теркәлү документлары һәм тракторчы-машинист таныклыклары булуга. Бу хуҗалыкларда барлык комбайннар да тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән дип хәл ителде һәм техник карау узган дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International