3-9 июль көннәрендә Абхазия Республикасының Сухум шәһәрендә «Без бергә булган вакытта" Халыкара фестиваль-конкурсы узды

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Оештыручылар һәм гамәлгә куючылар - Талантларны яклау һәм үстерү иҗтимагый фонды - «Талантлар планетасы».

Конкурс “Сухум” санаторие базасында иҗади смена кысаларында узды. Иҗади ярышка Россиянең төрле почмакларыннан килгән яшь талантлар һәм профессиональ вокалчылар - 299 катнашучы, 23 делегация, 18 шәһәр җыелган,134 конкурс номеры күрсәтелергә тиеш иде.

Татарстан Республикасының, Ютазы районының дәрәҗәсен якларга «Семь нот» вокаль ансамбле солистлары (җитәкчеләре - Нигъмәтуллина Г. М.) - Дарина Фәхертдинова, Кира Гофман, Рамина Огнева, Алинә һәм Лиана Нигъмәтуллиннар барды.

Иҗади смена программасы төрледән-төрле һәм бай булды, барлык делегацияләрне кураторлар каршы алды, балалар өчен ял программалары, мастер-класслар оештырылды, аларда алар ГИТИСны тәмамлаучылар һәм кино һәм театр актерлары белән таныша алды. Балалар киноиндустрия серләре турында күп белделәр һәм, әлбәттә, ГИТИСка һәм ВГИКка ничек укырга керү турында мәгълүмат алдылар. Конкурс көнендә барлык катнашучылар өчен дә Сухум шәһәренең искиткеч мәдәният сарае үз ишекләрен ачты. Барлык катнашучыларны да компетентлы һәм профессиональ жюри бәяләде.

Төрле номинацияләрдә төрле дәрәҗәдәге лауреат дипломнары белән Алинә Нигъмәтуллина, Дарина Фәхертдинова, Кира Гофман, Рамина Огнева, Лиана Нигъмәтуллина бүләкләнде.

Яшь йолдызчыкларны конкурста уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Әлбәттә, мондый онытылмаслык сәфәр ярдәмнән һәм булышлыктан башка узмас иде. Ансамбль җитәкчесе Гүзәл Марсель кызы Нигъмәтуллина балаларында иҗат утын сүндермәскә тырышкан әти-әниләргә һәм район мәдәният йортына рәхмәт белдерә.

Район мәдәният йортының методик бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International