ТР Кадастр палатасы гражданнарга хезмәт күрсәтү тәртибе турында сөйләде

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

2019 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасында республика халкы өчен «кайнар линия» оештырылды. 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр ТР буенча Кадастр палатасының план бүлеге башлыгы Ксения Кузнецова гражданнарның мәгълүмати, белешмә, аналитик һәм консультатив хезмәтләр күрсәтү тәртибе турындагы сорауларына җавап бирде.

ТР буенча Кадастр палатасы белгечләренә шалтыратып өлгермәгән республика халкы өстәмә хезмәтләр күрсәтүнең барлык шартларын (843) 514-90-77 телефоны буенча ачыклый ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International