Җәйнең яртысы үтте инде, ә безнең уен программалары дәвам итә! Чара саен безнең конкурсларда күбрәк бала бик теләп катнаша.
Бәйге күнегүләрдән башланды, кулларыбызны һәм аякларыбызны язылдырдык. Күңелле викториналар ярдәмендә без җәйне ничек үткәрүебез, әниләргә хуҗалык эшләрендә ничек булышуыбыз турында сөйләдек. “Чүпне җыеп ал!» уены аша балалар табигатьтә чисталыкны һәм тәртипне ничек сакларга мөмкин булуы турында сөйләде.
Балаларны күңелле стартлар, табышмаклар һәм дәртле биюләр дә көтте. Анда һәр бала үзенең талантын күрсәтә һәм дуслары белән күңел ача алды.